Сармашбаш авылында яшәүче Тәнзилә Мөхәммәтҗан кызы Садыйкованы чын күңелебездән күркәм юбилее белән котлыйбыз.
Кадерле туганыбыз, олы йөрәкле, юмарт, киң күңелле, һәркемгә ярдәмчел, сабыр холыклы син, туганнарыңа, якыннарыңа мәрхәмәтле булып, күркәм гомер кичерәсең. Ходай биргән һәр көнгә куанып, булганына шөкер итеп, тормыштан тәм табып, балалар бәхетенә сөенеп яши беләсең. Киләчәк көннәрең өметле, куанычлы, имин, саулыгың ныклы, гомерең озын булсын. Сиңа язларның ләйсән яңгырлысын, җәйләрнең кояшлысын, көзләрнең мул ризыклысын, кышларның ак карлысын телибез. Тигезлек белән гомер көзләрен дә, кышларын да кайгы-хәсрәтсез каршыларга язсын.
Бүгенгедәй матур, көләч булып,
Нык-нык басып җирдә яшә син.
Озак еллар сау-сәламәт булып,
Яшен булып күкрәп яшьнә син!
Бәхетләрдән генә торган
Гомер язсын үзеңә.
Ак гөлләргә төренеп килсен
Гомереңнең көзе дә.
Иң изге теләкләр белән Хәсәншиннар һәм
Садыйковлар гаиләләре.
Нет комментариев