Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Сармашбаш авылында яшәүче Җәвидә Таһир кызы Әюповага 26 ноябрьдә 65 яшь тулды.

30 ноября 2018, 08:45

880

0

0

Кадерле әниебез! Сине чын күңелебездән зур һәм якты бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Җир йөзендә булган теләкләрнең иң изгеләрен сиңа телибез. Киләчәк юлларыңны сау-сәламәт булып, иминлектә, бәхет-шатлыкта, җан тынычлыгы белән үтәргә язсын. Әтиебез белән өебезнең яме булып, озын-озак еллар бергә тигезлектә, иминлектә яшәгез!
Син бит, әни, безнең өчен кояш,
Синнән нурлар алып яшибез.
Озак яшә, әни, мәңге яшь бул,
Иң кадерле якын кешебез.
Котлы булсын, әни, туган көнең,
Балкып торсын синең йөзләрең.
Кайгы күрми, шатлык-куанычта
Үтсен синең килер көннәрең.
Йөзең һаман аяз, көләч булсын,
Күзләреңнең нуры сүнмәсен.
Иң изге теләкләр белән кызларың-кияүләрең, оныкларың. Бу теләкләргә әтиебез,
кода-кодагыйларың да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев