Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Сармашбаш авылында яшәүче Ядкәр Зариф улы Гариповка 28 гыйнварда 70 яшь тула.

28 января 2022, 07:55

998

0

0

Сармашбаш авылында яшәүче кадерле әтиебез, яраткан бабабыз Ядкәр Зариф улы Гариповка 28 гыйнварда 70 яшь тула.
Кадерле әтиебез! Сине ихлас күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Алдагы тормышында сәламәтлек, бәрәкәтле, кайгы-хәсрәтсез көннәр телибез. Синең гомерең никадәр озын булса, безнең тормышыбыз да шулкадәр шатлык-лы һәм якты булыр. “Әти кеше нинди булырга тиеш?" - дип сорасалар, без беравыздан: “Безнең әтиебез кебек!” - дип җавап кайтарыр идек. Без бәхетле балачак кичердек, гаилә бишегебез тыныч, нигезебез ныклы, ышанычлы булды. Тормышта үз урыныбызны табарга, авырлыкларны җиңәргә, һәр башлаган эшне ахырына җиткерергә өйрәткәнең өчен рәхмәт сиңа. Син балаларыбыз өчен дә кадерле бабай, алар өчен дә тормыш өлгесе булып торасың. Киләчәктә дә әниебез белән озак еллар дәвамында тигезлектә, безнең горурлыгыбыз, терәгебез, сау-сәламәт булып, тырышып тапкан хәләл малларыгызның бәрәкәтен күреп, бәхетле яшәсәгез иде. Оныклар авазыннан гөрләп торган йортыбыз тәрәзәләрендә беркайчан да гаилә уты сүнмәсен. Өстәлләрегез бүгенгедәй мул, күңелләрегез күтәренке булып гомер кичерегез.
Рәхмәт сиңа барысы-барысы өчен,
Игелегең кайтсын үзеңә.
Насыйп булсын йөзгә кадәр яшәп,
Оныкларның бәхетен күрергә!
Иң изге теләкләр белән балаларың
Айдар-Венера, Ләйлә-Илназ, оныкларың Алия, Лилия, Чулпан, Диләрә. Безнең теләкләргә
әниебез Гүзәлия дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев