Сармашбаш авылында яшәүче Йолдыз Хизнур кызы белән Владимир Леонидович Красовскийларны энҗе туйлары белән котлыйбыз.
Сармашбаш авылында яшәүче кадерле әти-әниебез, әби-бабабыз Йолдыз Хизнур кызы белән Владимир Леонидович Красовскийларны энҗе туйлары белән котлап, иң матур теләкләрне юллыйбыз.
Кадерле, газиз кешеләребез 30 ел бергә пар канатлар булып матур, үрнәк гомер кичерәләр. Алар Ходай насыйп иткән гомерләрен мәгънәле һәм матур итеп яши белә. Еллар узган саен без аларга карап сокланабыз. Һәрвакыт тормыштан, хезмәттән тәм табып яшиләр. Без - балаларын җылы ояда, җил-яңгыр тидермичә үстерделәр, хезмәтне сөяргә, тормыш киртәләрен узарга, горур яшәргә өйрәттеләр. Туган йортыбызда безне ягымлы әниебез, күркәм холыклы, зирәк әтиебез каршылый. Әниебез аш-суга бик оста, өстәлендә һәрвакыт тәмле ашлары, камыр ризыклары булыр. Әтиебез дә бик ярдәмчел, киң күңелле, һәрвакыт ярдәм итәргә ашкынып яши.
Кадерлеләребез, мул, имин тормышта пар канатлар булып, бергә озын гомер итәргә язсын сезгә. Киләчәктә дә якты маягыбыз булып, туган нигезебезнең уты озак янса иде. Сез булганда, без очар канатлы, шат күңелле, бәхетле булырбыз. Еллар тыныч булып, балаларыгыз, оныкларыгызга куанып, озак еллар бергә яшәргә Ходай насыйп итсен иде.
Тагын бик күп еллар тигезлектә
Матур парлар булып яшәгез.
Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын,
Балкып торсын тормыш чәчкәгез.
Гадел дә сез, мәрхәмәтле дә сез,
Безгә сезнең белән бик рәхәт.
Әти-әни, барысы өчен сезгә
Әйтеп бетергесез зур рәхмәт.
Иң изге теләкләр белән балаларыгыз Венера-Ринат, Альбина-Алексей, Регина, Владислав,
Руслан, Алмаз, оныкларыгыз Вера, Надя, Камилә, Кәрим, Кирилл. Бу теләкләргә безнең белән бергә яшәүче әниебез Мөнҗия дә кушыла.
Нет комментариев