Сармашбаш авылында яшәүче Йолдыз Хизнур кызы Красовскаяга 23 мартта 50 яшь тула.
Безнең яраткан, сөйкемле әниебез, кадерле кодагыебыз! Сине чын йөрәктән 50 яшьлек матур юбилеең белән котлыйбыз. Йөзеңнән һәрчак елмаю китмәсен, кайгы-хәсрәтсез, тату тормышта яшә. Бәйрәмеңнең һәм алдагы гомереңнең гөлләр кебек матур булуын телибез. Сине нык хөрмәт итәбез, гаиләңә бәхетле тормыш насыйп булсын. Синең гомереңнең иң күркәм чагы әле - язгы көннәр кебек кояшлы, чәчәкле, нурлы вакыты. Кода белән тормыш чәчәкләреңнең шатлыкларын күреп, имин, тыныч тормышта озын, тигез гомер итегез.
Чаба-чаба дөнья куып,
Илле яшь булган икән.
Кодагый көзге алмадай
Өлгереп тулган икән.
Һәр яктан да уңган-булган,
Тарта дөньяның йөген.
Бары кырык тугыз гына
Бирерлек аңа бүген.
Нигә яшь күренмәсен соң –
Алты бала карагач.
Балалар, оныкларга да,
Кодага да ярагач.
Балалар, оныклар белән
Озак яшәгез әле.
Кода-кодагыйларны гел
Ашка дәшегез, яме.
Алтын юбилей бәйрәмең булсын диеп ал да гөл:өлкән кодаң, кодагыең, Ринат-Венера, Камилә, Булат.
Нет комментариев