Сармашбаш авылында яшәүче Йөзлебикә Ибраһим кызы Минһаҗевага 14 июльдә 90 яшь тула.
Сармашбаш авылында яшәүче Йөзлебикә Ибраһим кызы Минһаҗевага 14 июльдә 90 яшь тула.
Кадерле әниебез, әбиебез, сине чын күңелебездән олы юбилеең – гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Янәшәбездә, балаларым, газизләрем дип өзелеп торучы синдәй тугры җанлы кешебез булу белән чиксез бәхетле без. Тыныч холкың, сабыр, тырыш, тәвәккәл булуың белән барыбызга да үрнәк син. Гомерең буе авыр эштә сыер савучы булып хезмәт куйдың. Хәер-фатихаңнан аермый, безне кайгыртып, киңәш-табышыңнан ташламый, сокланырлык итеп гомер итәсең. Аллаһ Тәгалә биргән гомерне без - балаларыңның йөрәк җылысын тоеп, саулык-сәламәтлек белән, озак еллар яшәргә язсын, кадерлебез.
Син бит, әни, изге фәрештәдәй,
Борчулардан безне саклыйсың.
Бүлешәсең һәрчак безнең белән
Күңел түреңдәге аклыгың.
Без бәхетле, әни, син булганга,
Балам, диеп өзелеп торганга.
Рәхмәт әйтеп баш иябез
90 яшең тулганда.
Иң изге теләкләр белән
кызларың Розалия, Гүзәлия,
онык-оныкчыкларың.
Нет комментариев