Сарсаз-Баграж авылында яшәүче кадерле әниебез, әбиебез, тормыш иптәшем Екатерина Петровна Григорьевага 30 октябрьдә 60 яшь тула.

Кадерле, газиз кешебез, сине күркәм юбилеең белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Син һәрчак киң күңелле, олы йөрәкле, һәммәбез турында да кайгыртып яшәүче ныклы таянычыбыз, яклаучыбыз. Туган йортыбызны нурлы, матур итүче, һәрберебез ашкынып, сагынып кайтырлык җылы мохит тудыручы да син. Әтиебезнең сабыр холыклы, киң күңелле гомер юлдашы, кайгыртучан әни, ә оныкларыңа тәмле ризыклар пешерүче, сагынып көтеп алучы, йөрәк җылысын юмарт бирүче әбиләре. Гаиләбез учагы озак еллар барыбызны да җылытып, үзенең якты нурын сибеп торсын, Ходай аның бөтенлеген сакласын. Алга таба да шундый яшь күңелле, күтәренке рухлы булып кал. Әтиебез белән тигезлектә, балалар-оныкларның шатлык-куанычларына күмелеп, озын-озак еллар сәламәт булып яшәргә язсын.
Җирдә кояш нуры балкыгандай,
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур,
Рәхмәтлебез сиңа мәңгегә.
Син булганда без бәхетле,
Синең белән якты көнебез.
Безнең белән син дә бәхетле бул,
Сиңа озын-озак гомер телибез.
Иң изге теләкләр белән улларың-киленнәрең, оныкларың. Безнең теләкләргә әтиебез дә кушыла.
Нет комментариев