Сарсаз-Баграж авылында яшәүче Мария Сергеевна Ивановага 27 ноябрьдә 85 яшь тула

Кадерле әниебез, әбиебез, син чын күңелебездән гомер бәйрәмең – олы юбилеең һәм Әниләр көне белән котлыйбыз. Әниебез яшьли эшли башлап, әле хәзер дә тик тора торган кеше түгел. Аллага шөкер, һаман хәрәкәттә, кош-кортын да асрый, авыруларын, сызлауларын эш белән җиңеп яши.
Әниебез, гомер юлың озын булсын, кабат кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып яшә. Киләчәктә дә Ходай сиңа исәнлек-саулык, җан тынычлыгы бирсен, туар таңнарың аяз һәм имин булсын. Җан җылыңны сүндермичә, балаларыңа, онык-оныкчыкларыңа терәк булып, озын-озак гомер кичер.
Ходай сиңа сәламәтлек бирсен,
Син булганда өебез нур чәчә.
Киңәшчебез, терәгебез булып
Яшә, әни, яшә йөзгәчә!
Рәхмәт сиңа, әни, барысы өчен,
Бәхет, шатлык белән гомер ит.
Чәчкәләргә кояш ничек кирәк –
Син дә безгә шулай кирәк бит!
Иң изге теләкләр белән балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың, оныкчыкларың исеменнән кызың
Анастасия, киявең Кузьма.
Нет комментариев