Сарсаз-Баграж авылы мәктәбе китапханәчесе һәм хуҗалык эшләре мөдире Тәнзилә Равил кызы Утяганованы юбилее белән тәбрик итәбез.
Хөрмәтле Тәнзилә Равилевна, Сез һәрвакыт яхшы күңелле, сабыр холыклы, кешелекле, олы җанлы булуыгыз белән сокландырасыз. Эшкә тырыш, алтын куллы кеше Сез. Коллективыбызда озак еллар эшлисез – намуслы хезмәтегез, төгәллегегез белән хезмәттәшләрегез арасында хөрмәт яуладыгыз. Тырышлык һәм үҗәтлек белән корган матур дөньягызда тормыш иптәшегез Петр Петрович белән бергә матур итеп, бер-берегезгә терәк-таяныч, ышанычлы юлдаш булып яшисез. Балаларыгызга матур тәрбия бирдегез. Алдагы көннәрдә аларның шатлык-куанычларын бүлешеп, исән-сау булып, иминлектә яшәргә язсын. Без Сезгә бәрәкәтле озын гомер, балалар һәм онык-лар бәхете, тигезлек, җан тынычлыгы телибез. Туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы, күк йөзегез һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшәгез!
50 яшь гомер чиге түгел,
Җиң сызганып яшәр чак кына.
Көзләрегез алтын, мул булсын,
Бәхетегез булсын ак кына.
Телибез без Сезгә олы бәхет,
Сөенечләрнең иң татлысын,
Сәламәтлекнең иң ныклысын,
Тормышның мул, тулы, затлысын!
Киләчәктә матур язлар көтсен,
Якты булсын туар таңыгыз.
Сез бик тырыш һәм дә игелекле,
Һәрчак шулай булып калыгыз.
Хөрмәт белән мәктәп коллективы - хезмәттәшләрегез.
Нет комментариев