Сарсаз-Баграж авылы мәктәбе коллективында олы хөрмәткә лаек булган мөхтәрәм зат - Лидия Ильинична Мартемьянова 16 июльдә 55 яшьлек юбилеен каршы алды. Шул уңайдан без хезмәттәшләре аңа иң изге теләкләребезне юллыйбыз.
Лидия Ильинична, бай тәҗрибәле, балалар белән иҗади эшләүгә бөтен барлыгын биреп хезмәт куючы педагог. Ул һәр эштә төгәллеккә, һәр эшнең матур башкарылуына җитди игътибар бирә. Гүзәллек яраткан кеше әйләнә-тирәсендәге мохитне дә күркәм, матур итә. Бу сүзләр нәкъ Лидия Ильинична турында. Ул – коллективыбызда остаз, йортында уңган хуҗабикә, тормыш иптәшенә сөекле хатын, хәстәрлекле әни һәм дәү әни.
Лидия Ильинична, сезгә теләкләрнең иң матурларын, ихласларын җиткерәбез. Киләчәктә дә эштән, тормыштан ямь табып, күңел җылыгыз белән тирә-якны яктыртып, бәхет нурына коенып, муллыкта, татулыкта яшәгез. Гомер йомгагыгыз шатлык-куанычлар белән генә тәгәрәсен, күңелегездә бәхет кошы һәрвакыт шатлыклар гына юрап сайрасын. Якыннарыгыз һәрвакыт сөендерсен, эшләгән эшегезнең уңышлы баруы дәрт-дәрман өстәсен!
Сезне һәрчак, һәр почмакта
Бәхет елмаеп көтеп торсын.
Кысып кочаклап алсын да,
Гел үзенеке итсен.
Сезгә булган безнең хөрмәтебез
Урын алсын йөрәк түрендә.
Шатлык-куанычлар, ак бәхетләр
Юлдаш булсын гомер-гомергә.
Ихтирам белән Сарсаз-Баграж мәктәбе коллективы.
Нет комментариев