Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Сарсаз-Баграж авылында гомер итүче иң кадерле, газиз кешебез – әниебез Мария Сергеевна Ивановага 27 ноябрьдә 82 яшь тулды.

29 ноября 2019, 08:30

920

0

0

Кадерле әниебез, әбиебез, сине чын күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз.  Дөньяга килгән мизгелдән алып, инде үзебез буйга җитеп, гаилә корып, балалар, оныклар үстерсәк тә, безнең өчен балам, диеп торучы газиз кешең булудан да зур бәхет юктыр. Син безнең гомер юлыбызда ныклы терәк. Гомер буе тынгысыз булдың, итек басып, авылдашларны да итекле итеп куандырып яшәдең. Ә бит җылы йомшак итеккә аягың кереп утырганчы, күпме сабырлык, тырышлык, йокысыз төннәр кирәк. Тормыш юлыңда шатлыклар да, борчулар да җитәрлек булды. Син аларны уфтанмыйча, авырлыкларга бирешмичә күтәрә белдең. Һәрберебезнең шатлык-хәсрәтен сыйдырырлык олы йөрәгең, һәммәбезгә бүлеп бирерлек җан җылың өчен, сабыр канатың белән безне ышыклап яшәвең өчен зур рәхмәт сиңа. Ходай Тәгалә сине саулыктан аермасын, аяк-кулларың беркайчан да сызламасын. Якты өебезнең утлары сүнмәсен, Ходай биргән гомерне без  - балаларыңның, оныкларыңның йөрәк җылысын тоеп, саулык-сәламәтлек белән, озак еллар яшәргә язсын, кадерлебез.
Җирдә кояш балкыгандай,
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур,
Рәхмәтлебез сиңа гомергә.
Безнең күңел һәрчак сиңа
Тели иң изге теләк.
Җир йөзендә синнән башка
Беркем юк сөйкемлерәк.
Иң изге теләкләр белән барлык балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың, оныкчыкларың исеменнән кызың Анастасия, киявең Кузьма.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев