Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Сарсаз-Баграж авылында гомер итүче кадерле кешеләребез Нина Васильевна белән Алексей Александрович Солдаевлар 24 гыйнварда алтын туйларын билгеләп үтә.

22 января 2021, 13:13

758

0

0

Сарсаз-Баграж авылында гомер итүче кадерле кешеләребез Нина Васильевна белән Алексей Александрович Солдаевлар 24 гыйнварда алтын туйларын билгеләп үтә.

50 ел бергә шатлыгын да, борчуларын да бүлешеп яшәүче әти-әниебез тырыш хезмәт белән, матур яшәүләре белән безгә үрнәк.
Алтын туй - аларның еллар сынавына бирешмәгән сабырлыгының чагылышы ул. Ярты гасыр гомер бергә яшәү өчен күпме сабырлык, түземлек, акыл, өмет-ышаныч кирәк.
Кадерле әти-әниебез, әби-бабабыз!
Сез бер-берегезгә таяныч, тормышка гашыйк булып, шатланып гомер итә беләсез. Тормышның нинди генә авырлыклары булмасын, бирешмәдегез, сынмадыгыз-сыгылмадыгыз, намуслы хезмәт юлы үттегез. Алдагысы да шатлык-лардан, якты, аяз көннәрдән генә торсын, исәнлек һәм күңел тынычлыгы телибез сезгә!
Бер-берегезгә булган җылы хисләрегез олыгайган көннәрегездә дә югалмасын, иңне-иңгә куеп, ярты гасыр тату гомер кичергән кебек алга таба да пар канатларыгыз каерылмасын, инде хәзер без балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген, рәхәтен күреп, озак еллар тигезлектә, бәхеттә гомер кичерсәгез иде.
Илле ел кулга – кул тотынып
Пар былбылдай тормыш итәсез.
Авыр чакта аумас терәк булып,
Гомер йомгакларын сүтәсез.
Ә без сезгә карап сокланабыз
Ихтирамлы сезгә карата.
Лаек парларның сез иң гүзәле.
Сезне күңел шуңа ярата.
Бәхетле без, сез булганда
Әти-әни диеп дәшәбез,
Безгә терәк, оныкларга шатлык,
Озак–озак бергә яшәгез.
Иң изге теләкләр белән балаларыгыз, кияү-киленнәрегез, оныкларыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев