Сарсаз-Баграж авылында гомер итүче кадерле күршебез София Николаевна Васильеваны чын күңелебездән 80 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.

София түтине безнең Яңа урамда яшәүчеләр бик хөрмәт итә, ярата. Киң күңелле, җор телле, ачык йөзле, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер кеше ул. Шушы яшенә җитеп, акыл зирәклеген, яшәү көчен югалтмаган. Авыр елларны, кайгы-хәсрәтләрне күп кичкән йөрәге сабыр, бервакытта да моң-зарны белми, шаярта, көлә. Авылыбызда тырышып корган нигезе, авылдашлар телендә игелекле исеме, хөрмәт-дәрәҗәсе бар.
София түти, сиңа алдагы көннәреңдә дә куанычлы, мул, тыныч тормыш, балалар, оныклар куанычы телибез. Гомер елларың иминлектә, хәерле картлыкта, саулык-сәламәтлектә, якыннарыңның кадер-хөрмәтендә, бәхетле көннәрдә шатлык белән үтсен.
80 яшең тулганына
Аптырый торгансыңдыр.
Кайчан үтте яшьлегем дип,
Уфтана торгансыңдыр.
Күпме изгелекләр кылдың
Авыл, тирә-күршегә.
Кылган изгелегең кайтсын
Меңе белән үзеңә.
Иң изге теләкләр белән Яңа урам кызлары.
Нет комментариев