Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Сарсаз-Баграж авылында гомер итүче Мария Андреевна Журавлевага 8 февральдә 80 яшь тулды.

09 февраля 2018, 10:53

921

0

0

Сарсаз-Баграж авылында гомер итүче Мария     Андреевна   Журавлевага    8 февральдә 80 яшь тулды.

Кадерле әниебез, әбиебез, сине гомер бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз. Син гади, матур яшәдең һәм яшисең, син кешеләргә бары яхшылык кына телисең. Күңелең чиста, керсез. Намуслылык, гадилек, тырышлык – сине бизәүче асыл сыйфатлар.   Кадерлебез, сиңа сәламәтлек, бәхетле картлык, шатлык-куанычлар, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларың һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен генә күреп, озын гомер кичерүеңне телибез.  Әле күп еллар бәхетле әни, яраткан әби булып гомер кичерергә язсын.
Исән-сау бул, Ходай сиңа
Гомер бирсен, бирсен сабырлык.
Кайгыларсыз үтсен һәрбер көнең,
Ә бәхетең булсын гомерлек.
Бәхет таңы көлеп каршыласын,
Шат елмайсын һәрчак йөзләрең.
Кадерлебез булып мәңге шулай
Иминлектә үтсен көннәрең.
Иң изге теләкләр белән балаларың, килен-кияүләрең, оныкларың, оныкчыкларың.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев