Сарсаз-Баграж авылында гомер итүче Татьяна Михайловна Краснованың 25 ноябрьдә - 60 яшьлек юбилее.
Сарсаз-Баграж авылында гомер итүче кадерле әниебез Татьяна Михайловна Краснованың 25 ноябрьдә - 60 яшьлек юбилее.
Кадерле әниебез, әбиебез! Сине чын күңелебездән гомер бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Бүген барыбыз өчен дә якты, илаһи зур бәйрәм. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакьлеген аңларга өйрәтүче, үз җаны аша уздырып, күкрәк сөте белән иман иңдерүче әни. Без сырхаулап ятканда, күкрәгеңә кысып: «Җан җимешем, балам» - дип, чын күңелдән борчылучы әниебез, син булмасаң – без оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек яшәр идек, тормышыбызның яме дә, тәме дә булмас иде. Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа, озын гомер, тән сихәтлеге, саулык, күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә без - балаларыңа яшәеш чыганагы булып торуыңны телибез. Әти белән бергә пар канатлы булып яшәгез!
Әниемнең матур күзләрендә
Күпме моң һәм күпме сагыш бар.
Күңелем сизә – хәтта гомерендә
Кызганмыйча безгә багышлар.
Безнең белән бергә кайгыра ул,
Безнең белән бергә шатлана.
Әниебез безнең изге маяк кебек,
Күңелебез һәрчак аңа тартыла.
Изге догаң һәрчак саклый безне
Салкын җилдән, явыз дошманнан.
Син булмасаң без соң нишләр идек...
Исәнлек сорыйбыз сиңа Ходайдан.
Ак бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек - үзе бәхет бит ул,
Ходай шуннан мәхрүм итмәсен.
Иң изге теләкләр белән улың Николай,
киленең Айгөл, оныкларың Никита белән Элина.
Нет комментариев