Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Сарсаз-Баграж авылында гомер кичерүче Аполлинария Егоровна Иванованың бу көннәрдә 80 яшьлек юбилее.

17 августа 2018, 08:34

735

0

0

Кадерле әниебез, әбиебез, сине чын күңелдән олы юбилеең белән котлыйбыз. Без балаларың өчен һәрвакыт үрнәк булдың, якыннарың, туганнарың өчен гомер буе җан атып яшисең. Күңел матурлыгыңны, йөз күркеңне еллар шавы да, борма-борма аккан гомер елгалары да юа алмаган, син һаман да сөйкемле һәм шат күңелле. Күпне күргән, күпне кичергән мәрхәмәтле күңелеңнән бүген дә изгелек, миһербанлылык, нур бөркелеп тора. Бергәләшеп, бәла-каза күрмичә, сау-сәламәт булып, шатлык-куанычлар, җан тынычлыгы белән, балаларың һәм оныкларыңның игелеген күреп, озын-озак, имин,  бәхетле гомер кичерергә язсын. Өебезнең нуры, тормышыбызның яме, җылы кояшыбыз син безнең! Тормышыбыз матур, туган йортыбыз һәрчак ямьле, өстәлләребез һәрвакыт тулы һәм түгәрәк булсын. Безне тагын озак еллар шулай матур итеп каршы алсаң иде.
Уйлама әле олыгаям дип,
Шат-көләч бул, сүрелмә.
Кадер-хөрмәт күрсен гомерләрең,
Урыннарың булсын гел түрдә.
Алда сине тыныч картлык көтсен,
Гел шатланып яшә дөньяда.
Без бәхетле, таянырлык кеше,
Кадерлебез, тик син булганга.
Иң изге теләкләр белән балаларың,
киленнәрең-киявең,  оныкларың, оныкчыкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев