Сарсаз-Баграж авылында туып-үсеп, бүген көндә Керәшен Мәлемендә гомер итүче кадерле туганыбыз Ольга Петровна Тихонованы күркәм бәйрәме – 50 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.
Кадерлебез, апаебыз! Син гомерең буе җаның-тәнең белән эшкә бирелеп, киявебез Николай белән матур гаилә корып, үз көчегез белән тырышып яшисез..Гаиләңдә кадерле, үрнәк әни, тормыш иптәшең Николайга ышанычлы терәк, туганнарыңа шәфкатьле, миһербанлы син. Сабыр холыклы да, йомшак күңелле дә, ярдәмчел дә син.
Юбилеең котлы булсын. Гомер елларын санамыйча, тормышның һәр көненнән, мизгеленнән тәм табып яшә дә яшә әле. Саулык, саулык, тагын бер тапкыр саулык телибез сиңа!Алдагы көннәреңдә бәхетле гомер ит. Тормыш иптәшең Николай белән балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, тигезлектә яшәргә язсын.
Җиргә килгәч бәхет бөтен булсын,
Бөтен булсын гомер йомгагы.
Юбилейлар саны күбәйсә дә,
Сизелмәсен еллар узганы.
Коштай моңлы, чәчәктәй саф,
Болындай киң күңелең.
Фәрештәләр саклап йөртсен,
Озын булсын гомерең.
Бәхеттә дә, шатлыкта да кеше,
Туганына килеп сыена.
Исәнлектән аермасын Ходай,
Бергә булыйк гомер буена.
Иң изге теләкләр белән бертуганнарың Василий-Нина, Николай-Римма, балалар.
Нет комментариев