Сарсаз-Баграж авылында туып үсеп, бүгенге көндә Иске Зәй бистәсендә яшәүче киленебез, туганыбыз Римма Михайловна Звереваны гомеренең күркәм бәйрәме – 50 яшьлек юбилее белән тәбрик итәбез.
Син гомереңне сәламәтлек саклау өлкәсенә багышладың, озак еллар җаваплы һәм тынгысыз хезмәттә - шәфкать туташы булып эшлисең. Киң күңелле, эчкерсез, сабыр табигатьле кеше син. Гаиләңдә иреңә ышанычлы тормыш юлдашы, балаларыңа кадерле әни, туганнарың өчен җан атып торасың. Гомер бәйрәмеңдә бездән иң изге, иң якты, иң матур теләкләрне кабул итеп алсаң иде. Кешелекле йөрәгең, ярдәмчеллегең өчен сине ихтирам итәбез. Сиңа ныклы сәламәтлек, гаилә шатлыгы, тыныч һәм имин көннәр телибез. Балаларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, Николай белән бәхетле озын, тигез гомер кичерсәгез иде. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, аяз булсын, гел шулай елмаеп, матур гомер итәргә насыйп булсын.
Җиргә килгәч бәхет бөтен булсын,
Бөтен булсын гомер йомгагы.
Юбилейлар саны күбәйсә дә,
Сизелмәсен еллар узганы.
Озын гомер бирсен Ходай,
Тыныч булсын һәрчак җаннарың,
Кочак-кочак шатлык-куанычлар
Алып килсен туар таңнарың.
Бәхет теләп һәркөн таңнар атсын,
Кояш көлсен күңел күгеңдә.
Теләкләрнең иң-иң изгеләрен
Без телибез туган көнеңдә.
Иң изге теләкләр белән Зверевлар, Тихоновлар гаиләләре. Безнең теләкләргә әниебез, барлык туганнар да кушыла.
Нет комментариев