Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Сарсаз-Баграж авылында туып үсеп, бүгенге көндә Иске Зәй бистәсендә яшәүче Нина Николаевна Журавлевага 31 августта 60 яшь тула.

28 августа 2019, 08:43

551

0

0

Кадерле туганыбыз, тутабыз, сине чын күңелебездән олы юбилеең белән котлыйбыз. Син без - туганнарың өчен өзелеп торасың. Киң күңелле, “туганнарым“ дип җан атып, хәлләребезне гел белешеп торучы, кайчан кирәк булса да иң беренче ярдәмгә ашыгучы син. Син тормышны яратып, тирә-юньдәгеләрне хөрмәтләп яшисең. Шундый гади, эчкерсез, киң күңелле булганың өчен рәхмәт сиңа. Киләчәктә дә барыр юлларың озын, саулыгың ныклы, киләчәгең өметле, табыннарың мул, сыйлы булсын. Җизни белән балаларыгыз, оныкларыгызның шатлыкларына куанып, исәнлектә-саулыкта, җан тынычлыгы белән озын-озак яшәргә насыйп булсын.
Исән-сау бул, Ходай сиңа
Гомер бирсен, бирсен сабырлык.
Кайгыларсыз үтсен һәрбер көнең,
Ә бәхетең булсын гомерлек.
Сагыш белмә, борчу-хисләр синнән
Ерак йөрсен, якын килмәсен.
Тормышыңны гел шатлыклар,
Ак бәхетләр генә бизәсен.
Бәхетләрдән генә торган
Гомер язсын үзеңә.
Ак гөлләргә төренеп килсен
Гомереңнең көзе дә.
Иң изге теләкләр белән барлык туганнарың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев