Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Сарсаз-Баграж авылында туып үсеп, бүгенге көндә Иске Зәйдә яшәүче Валентина Валериановна Тазированы чын күңелебездән олы юбилее белән котлыйбыз.

07 мая 2020, 13:50

387

0

0

Җиһанның бөтен гүзәллеген үзенә җыйган газиз кешебез! Олы йөрәкле, киң күңелле,  ярдәмчел, сабыр холыклы, тормыш җилләре какканда ышыкланыр, сыеныр учагыбыз син. Янәшәбездә безне кайгыртып яшәүче кешебез булу белән без чиксез бәхетле. Син безнең өчен изге зат, безне – өч балагызны әтиебез белән  күз карасыдай күреп үстердегез, укыттыгыз,  бар җылы назыгызны бирдегез. Хәзер оныкларыгыз өчен өзелеп торасыз.  Әниебез, бары тик исән-сау гына бул, авырма, күңелең һәрчак тыныч булсын. Озын гомер кичереп, әтиебез белән бергә тигезлектә, без – балаларыгызның, оныкларыгызның кадер-хөрмәтен күреп яшәргә язсын. Таңнарның – алсуы, тормышның матуры, нурлысы, шатлыклы, куанычлысы әле алда булсын. Гомереңнең һәр мизгеле шатлыклар гына алып килсен сиңа.
Җиргә килгәч бәхет бөтен булсын,
Бөтен булсын гомер йомгагы.
Юбилейлар саны күбәйсә дә,
Сизелмәсен еллар узганы.
Рәхмәт сиңа, әни, барысы өчен,
Бәхет, шатлык белән гомер ит.
Чәчкәләргә кояш ничек кирәк –
Син дә безгә шулай кирәк бит!
Иң изге теләкләр белән балаларың,  оныкларың. Безнең теләкләргә әтиебез дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев