Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Сарсаз-Баграж авылында туып-үсеп, бүгенге көндә Керәшен Мәлемендә яшәүче кадерле кешебез Ольга Петровна Тихоновага 7 июньдә 50 яшь тула

07 июня 2019, 09:11

685

0

0

Без аны бу матур бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйбыз. 
Газизебез! Әти белән күпләргә үрнәк булырлык ныклы гаилә корып, пар канатларыгыз астында без – өч балагызны сөеп, иркәләп, назлап, яхшы тәрбия биреп үстердегез. Хәзер инде оныкларыгызны үстерергә булышасыз. Барлык кылган изгелекләреңә, ярдәмнәреңә, безнең өчен өзелеп яшәгәнең өчен сиңа тирән рәхмәтлебез. Йортыбызның нуры, тормышыбызның таянычы, терәге булып, кадер-хөрмәттә, әтиебез белән тигезлектә, рәхәтләргә һәм рәхмәтләргә төренеп, мул тормышта, тынычлыкта, балаларың, оныкларыңның кадер-хөрмәтен тоеп, озак еллар гомер кичерергә язсын. Киләчәктә дә шулай киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. 
Карашларың якты йолдыз төсле, 
Елмаюың айдай сөйкемле. 
Игелегең җанга җылы өсти 
Кояш сипкән нурлар шикелле. 
Тулы тормыш белән яшисең син – 
Нәтиҗәсе мәгълүм һәркемгә. 
Бәхет белән саулык-сәламәтлек 
Ходай бирсен сиңа һәр көндә. 
Ходай сине һаман саклп йөртсен, 
Иман булсын күңелең түрендә. 
Аяз булсын һаман барыр юлың 
Якты кояш булсын күгеңдә. 
Җырларга син бик тә яратасың, 
Җыр-моң сагышны да тарата. 
Сандугач та кайткан бакчабызга 
Сайрый гүя сиңа карата. 
Җырлап яшә әле, бердәнберебез, 
Сандугачкай белән ярышып, 
Табигатьтән аерылмый яшә, 
Дус-туганнарыңа ярашып. 
Иң изге теләкләр белән балаларың, киленең, оныкларың, тормыш иптәшең Николвай. Бу теләкләргә әниең һәм барлык туганнар да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев