Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Сарсаз-Баграж авылында туып үсеп, бүгенге көндә Зәй шәһәрендә яшәүче бердәнбер туганым Николай Климентович Захаровка 25 майда 60 яшь тула.

24 мая 2018, 15:46

807

0

0

Сарсаз-Баграж  авылында туып үсеп, бүгенге көндә Зәй шәһәрендә яшәүче бердәнбер туганым Николай Климентович Захаровка  25 майда  60 яшь тула.

Кадерле туганым Николай! Сине иң якты хисләр аша күркәм юбилеең белән тәбрик итәм. Син гаиләбезнең ныклы бәдәнле, олы терәге булган ир-егете. Эчкерсез күңелең, кешеләргә һәрчак яхшылык эшләргә омтылуың белән син хөрмәт һәм абруй казандың. Тормыш сукмак-ларын үткәндә үзеңә күп каршылыкларны җиңәргә, авырлыкларны үтәргә туры килде, әмма син көчле рухлы булып кала алдың. Без сине бик яратабыз, сиңа алгы көннәреңдә ныклы сәламәтлек, иминлек телибез.
Ир-егетләр була диләр,
70 төрле һөнәр иясе.
Әйтәсе килә энем сиңа карап,
Ике тапкыр 70 диясе.
Еллар үтә торсын, аксын сулар,
Шатлык белән килсен яңасы.
Без телибез сиңа гомерләрнең,
Бәрәкәтле, якты нурлысын.
Чын күңелдән котлыйбыз,
Юбилей көннәреңдә.
Шатлык нуры балкысын,
Ягымлы йөзләреңдә.
Олы хөрмәт белән апаң Раиса. Бу теләкләргә әниебез һәм гаиләбез дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев