Сарсаз-Баграж авылында туып үсеп, бүгенге көндә Зәй шәһәрендә яшәүче Татьяна Николаевна Платоновага бу көннәрдә 55 яшь тулды.

Кадерле сеңлебез, туганыбыз, сине чын күңелдән матур бәйрәмең белән котлыйбыз. Син олы йөрәкле, сөйкемле, ачык мөлаем йөзле, нур балкып торган кеше! Булганына шөкер итеп, һәр туган көнгә сөенеп яши беләсең. Хезмәттән тәм табып, кешеләрне, тормышны яратып яшисең. Син тырыш, гади, сабыр, ярдәмчел, кешелекле булуың белән безгә үрнәк. Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Кызың-киявеңнең бары шатлыклы хәбәрләрен ишетеп, уңышларына куанып, туганнарыңның җан җылысын тоеп, һәрвакыт үзеңнең кирәклегеңне, кадерле икәнеңне тоеп яшә. Синең йөзеңдә бәхет чаткылары сүнмәсен, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы булсын. Изге күңелең картаймасын, бәхет-шатлык, куанычлар килеп торсын. Бүгенгедәй яшь, күтәренке күңелле булып кал.
Коштай моңлы, чәчәктәй саф,
Болындай киң күңелең.
Фәрештәләр саклап йөртсен,
Озын булсын гомерең.
Сәламәтлек, озын гомер язсын,
Гел көләч һәм яшь бул хәзергечә!
Күңелең синең күтәренке булсын,
Сөенеп һәм сөендереп мең-мең яшә!
Иң изге теләкләр белән барлык туганнарың.
Нет комментариев