Сарсаз-Баграж авылында яшәүче Александра Гуреевна Осипованың 12 августта туган көне.
Кадерле әниебез, әбиебез, сине чын күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Озын гомер юлыңда газиз башкайларың ниләр генә кичермәгән, авырлыкларның ачысын-төчесен күргәнсең. Язмышның ачы сынауларына бирешмәдең, нык булдың, сынмадың-сыгылмадың. Күпне күрсәң, күпне кичсәң дә, мәрхәмәтле күңелеңнән бүген дә изгелек, миһербанлылык, нур бөркелеп тора. Кадерлебез, сиңа саулык-сәламәтлек, бәхетле картлык телибез. Әле күп еллар бәхетле әни, яраткан әби булып гомер кичерергә язсын. Сиңа күңел тынычлыгы, шатлык-куанычлар, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларың һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерергә язсын иде.
Сиңа булган теләк-рәхмәтләрне
Бездән, әни, кабул ит әле.
Озак еллар безне сөендереп,
Гомер йомгагыңны сүт әле.
Төрле чакны күргәнсеңдер, әни,
Йөрәгеңдә күптер яра да.
Киңәшчебез, терәгебез булып,
Озак яшә безнең арада.
Иң изге теләкләр белән улың Юрий, киленең Эльвира, оныкларың Саша, Юлиана. Бу теләкләргә барлык балаларың, кияүләрең, оныкларың, кода-кодагыең да кушыла.
Нет комментариев