Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Сарсаз-Баграж авылында яшәүче Алина Михайловна Максимовага 23 июньдә 20 яшь тула.

23 июня 2019, 08:00

801

0

0

Кадерле кызыбыз, сеңлем, сине чын күңелебездән матур бәйрәмең белән котлыйбыз. Алдагы тормышыңда нык сәламәтлек, бәхет, озын гомер һәм безне гел сөендереп торуыңны, зур үрләр яулавыңны, изге теләкләреңнең тормышка ашуын телибез.. Тормыш булгач, төрле чаклар булыр, авырлыклар, сынаулар  алдында каушап калма. Бүгенге кебек ышанычлы, ныклы  адымнар  белән алга бара. Син  җир йөзендәге иң изге һөнәр – укытучы һөнәрен сайлап,  яңа гына мәктәп бусагасын атлап кергән сабыйларга  белем һәм тәрбия бирәсең.  Яраткан һөнәрең сиңа уңышлар һәм шатлык кына  китерсен. Киләчәктә дә һәр туар көнгә куанып саулыкта яшәргә, хезмәт уңышларына ирешергә, тормыштан тәм табып яшәргә язсын.
Бүген сиңа 20 яшь тулды
Самимилек әле йөзеңдә.
Ирешәсе үрләр шундый биек
Хыялларың чиксез диңгездәй.
Котлы булсын туган көнең,
Күңелеңдә өмет сүнмәсен.
Бәхетле бул! Синең бәхетеңә
Беркайчан да күзләр тимәсен.
Шат елмайган нурлы йөзеңнән,
Өмет чаткылары сүнмәсен.
Иң изге теләкләр белән сине яратып әти-әниең, абыең Евгений.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев