Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Сарсаз-Баграж авылында яшәүче Анна Гавриловна Мартемьяновага 13 мартта 80 яшь тулды.

15 марта 2018, 16:16

937

0

0

Сарсаз-Баграж авылында яшәүче Анна Гавриловна Мартемьяновага 13 мартта  80 яшь тулды.

Кадерле әниебез, әбиебез, тормыш иптәшем, сине чын күңелебездән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Барлык кылган изгелекләрең, ярдәмнәрең, балаларым, дип өзелеп яшәгәнең өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез. Әтиебез белән безне тормыш сынауларына бирешми торган, көчле ихтыярлы итеп үстердегез, безгә тормыш өлгесе булдыгыз. Әле күп еллар бәхетле әни, яраткан әби булып гомер кичерергә язсын. Син бит безнең өчен иң кадерле кеше, син булганда гына өебез ямьле, сыйларыбыз тәмле. Синең нурыңның яктысы ишектән керүгә үк күңелләребезне җылытсын, яшәргә көч-куәт бирсен. Сиңа саулык-сәламәтлек, бәхетле картлык, шатлык-куанычлар, әтиебез белән бергә тигезлектә,балаларыгыз һәм оныкларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен генә күреп, озын гомер кичерүегезне телибез.  
Еллар үтә торсын, сулар аксын,
Шатлык белән килсен яңасы.
Без телибез алда гомерләрнең
Бәрәкәтле, якты, нурлысын.
Иң изге теләкләр белән улларың-киленнәрең, кызларың-кияүләрең, оныкларың, оныкчыкларың.
Бу теләкләргә әтиебез дә кушыла.
Шулай ук 13 мартта сеңлебез, кызыбыз Светлана белән киявебез Павел Васильевларның  бергә гаилә корып яшәүләренә 25 ел тулды. Аларны әти-әниебез, туганнарыбыз исеменнән чын күңелдән көмеш туйлары белән котлыйбыз. Сез бер-берегезгә таяныч булып, тормыштан тәм һәм ямь табып яши беләсез. Киләчәктә сезгә сәламәтлек, тыныч тормыш телибез. Бәхетле, пар канатлы булып, балаларыгызның, оныгыгызның игелеген күреп, туганнарыгызның күңел җылысын тоеп, озын-озак яшәргә язсын.
 Тормыш юлыгыз балкып торсын,
Нурлы булсын күңелегез.
Сәламәт булыгыз, шатлык, бәхет белән
Бер кайгысыз үтсен гомерегез.                  

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев