Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Сарсаз-Баграж авылында яшәүче Екатерина Петровна Григорьеваның 30 октябрьдә туган көне.

29 октября 2021, 08:04

634

0

0

Сарсаз-Баграж авылында яшәүче Екатерина Петровна Григорьеваның 30 октябрьдә туган көне.

Сарсаз-Баграж авылында яшәүче кадерле әниебез, әбиебез, тормыш иптәшем Екатерина Петровна Григорьеваның 30 октябрьдә туган көне.
Кадерлебез, сине чын күңелебездән туган көнең белән котлыйбыз. Һәрберебез өчен иң кадерле, иң якын кешебез син безнең! Гомер буе намуслы хезмәт куйдың. Әтиебез белән бергәләп, без – өч улыгызны тәрбияләп үстердегез, аякка бастырдыгыз, укыттыгыз, кеше иттегез. Оныкларың да сине бик ярата, әбиебез, дип кенә торалар. Без әниебез һәм әтиебез янына кайтып йөрүебез белән бәхетле. Әни булганга өебез тәрәзәләре нурлы, өстәлләребез мул, сыйлы. Ходай сине сау-лыктан аермасын. Туар таңнар бары шатлыклар гына алып килсен, хәерле гомерләр көтсен сине. Әтиебез белән бергә бәрәкәтле матур тормышта, балаларыгыз һәм оныкларыгызга куанып, бер-берегезгә терәк булып, тагын күп еллар безне сөендереп яшәгез. Сиңа сәламәтлек, җан тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр телибез.
Бүгенгедәй гел елмаеп яшә,
Күзләреңдә нурлар сүнмәсен.
Тормышыңда бәхет юлдаш булсын,
Авырлыклар һич тә килмәсен!
Сагыш белмә, борчу хисләр синнән
Ерак йөрсен, якын килмәсен.
Тормышыңны гел шатлыклар,
Ак бәхетләр генә бизәсен.
Иң изге теләкләр белән улларың-киленнәрең, оныкларың. Безнең теләкләргә әтиебез дә кушыла.
Шулай ук бу көннәрдә улыбыз, туганыбыз Петр Николаевич Григорьевның да туган көне булды. Аны бәйрәме белән котлап, ныклы сәламәтлек, гаилә шатлыгы, эшендә зур уңышлар телибез. Без якыннарыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерсәң иде. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, аяз булсын, тигезлектә яшәргә язсын.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев