Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Сарсаз-Баграж авылында яшәүче кадерле әниебез, әбиебез Аполлинария Егоровна Иванованың 16 августта туган көне булды.

21 августа 2020, 08:39

646

0

0

Тормыш яратучан, гадел, киң күңелле, ярдәмчел әниебезне гомер бәйрәме белән чын күңелдән котлап, аңа сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, гаилә иминлеге, җан тынычлыгы телибез. Кайчан кайтсак та, якты йөзең, тәмле ризыклар белән каршы алып, кунак итеп, изге теләкләрдә каласың. Әниебез, барысы өчен дә зур рәхмәт сиңа. Син хәзер дә гаилә учагы җылысын саклап, безне җыйнап, бербөтен итеп тотасың. Киләчәктә дә балаларың, оныкларыңның игелеген күреп, туганнарның җан җылысын, хәерле озын-озак гомер ит.  
Исән-сау бул, Ходай сиңа
Гомер бирсен, бирсен сабырлык.
Кайгыларсыз үтсен һәрбер көнең,
Ә бәхетең булсын гомерлек.
21 августта кадерле кешебез - тормыш иптәшем, бертуганыбыз, улым Геннадий Павлович Ивановның да 60 яшьлек юбилее. Олы йөрәкле, юмарт, киң күңелле, һәркемгә  ярдәмчел, сабыр холыклы син,  туганнарыңа, якыннарыңа мәрхәмәтле булып, күркәм гомер кичерәсең. Ходай биргән һәр көнгә куанып, булганына шөкер итеп, тормыштан тәм табып, сөенеп яши беләсең. Һәрвакыт без – туганнарыңа йөзең ачык, ярдәм итәргә торасың. Сиңа шатлык-куанычлар, бәхетле, тигез озын гомер кичерүеңне телибез. Күңелең һәрчак тыныч, эшләрең гел уң булсын, йортыгызда нур балкып, шатлык-куаныч белән тулып торсын.
Сәламәт бул, дибез, чын күңелдән
Һәм телибез озын гомер, иминлек.
Көннәрең һәрчак матур булсын,
Һәр мизгеле үтсен сөенеп.
Бетмәс бәхет сиңа юлдаш булсын,
Күтәренке булсын күңелең.
Шатлык-куанычлар белән генә
Үтсә иде калган гомерең.
Изге теләкләр белән Ивановлар, Черновлар, Вәлиевлар гаиләләре.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев