Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Сарсаз-Баграж авылында яшәүче кадерле әти-әниебез, әби-бабабыз Анна Гавриловна белән Иван Кириллович Мартемьяновлар 1958 елның 4 февралендә уртак тормыш корып җибәргәннәр. Шул еллардан соң 60 ел гомер узган.

02 февраля 2018, 09:29

1043

0

0

Сарсаз-Баграж  авылында яшәүче кадерле әти-әниебез, әби-бабабыз Анна Гавриловна белән Иван Кириллович Мартемьяновлар  1958 елның 4 февралендә   уртак тормыш корып җибәргәннәр. Шул еллардан соң 60 ел гомер узган.

Кадерле әти-әниебез,  сезне чын күңелебездән  бриллиант туегыз белән котлыйбыз. Авыр мизгелләрдә дә сез бер-берегезгә кирәк-терәк булып, кайгысын да, шатлыгын да уртаклашып, матур, күркәм гомер кичерәсез. Һәрвакыт тормыштан, хезмәттән тәм табып яшисез. Иңне-иңгә куеп,  матур тормыш корып,  5 бала үстереп, аларны олы тормыш юлына озаттыгыз. Ходай сезне сау-лыктан аермасын, мул, имин тормышта пар канатлар булып, озын гомер итәргә язсын. Сез булганда гына өйләребез ямьле, сыйларыбыз тәмле. Еллар тыныч булып, озак еллар  безне – балаларыгыз, оныкларыгызны сөендереп, каршы алып һәм озатып калырга язсын иде. Сезгә бәрәкәтле  тормыш, бәхетле картлык, тигезлек, сәламәтлек телибез.
Алтмыш елны иңне-иңгә куеп,
Бергә тартып тормыш арбасын,
Бер-берегезне сөеп, безгә үрнәк булып
Һәрчак туры юлдан барасыз.
Тәрәзәләрдә утлар балкып янсын,
Гөрләп торсын иде нигезебез.
Сагынып көтсен иде безне газиз әти,
Өзелеп көтсен газиз әниебез.
Иң изге теләкләр белән балаларыгыз, кияү-киленнәрегез, оныкларыгыз, оныкчыкларыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев