Сарсаз-Баграж авылында яшәүче кадерле әтиебез, тормыш иптәшем, бабабыз Алексей Александрович Солдаевка 2 апрельдә 70 яшь тула.
Кадерлебез, сине чын күңелебездән гомер бәйрәмең – олы юбилеең белән котлыйбыз. Гомерең буе тырышып, тормышлар мул булсын дип яшисең син. Әниебез белән без - балаларыгызны кеше итеп, олы тормышка бастырдыгыз. Рәхмәт сезгә барысы өчен дә. Ходай сине саулыктан аермасын. Туар таңнар бары шатлыклар гына алып килсен, хәерле гомерләр көтсен сине. Әниебез белән бергә бәрәкәтле матур тормышта, балаларыгыз һәм оныкларыгызга куанып, бер-берегезгә терәк булып, тагын күп еллар безне сөендереп яшәгез. Сиңа сәламәтлек, җан тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр телибез. Балалар, оныклар тавышыннан гөрләп торган нигезебезнең учагы һәрчак җылы, нурлы булсын. Гомернең язлары, җәйләре сизелмәгән кебек, көзләрнең дә һәр мизгеле тансык, шатлык-куанычларга бай булсын иде.
Сиңа булган теләк-
рәхмәтләрне
Бездән, әти, кабул ит әле.
Озак еллар безне сөендереп,
Гомер йомгагыңны сүт әле.
Син бит безнең өчен
җылы кояш,
Синнән нурлар алып
яшибез.
Озак яшә, картаюны белмә,
Иң кадерле, газиз кешебез!
Иң изге теләкләр белән улларың-киленнәрең, кызларың-кияүләрең, оныкларың, оныкчыкларың.
Нет комментариев