Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Сарсаз-Баграж авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, яраткан әниебез, әбиебез Тамара Михайловна Утягановага 7 июньдә 50 яшь тула.

07 июня 2019, 09:17

717

0

0

Газиз кешебез, син безнең өчен дөньядагы иң гүзәл, иң изге, иң кадерле кеше, өебезнең нуры, тормышыбызның яме, яшәү шатлыгы. Син гадел, мәрхәмәтле, ярдәмчел туган, уңган хуҗабикә, яраткан тормыш иптәше, сөекле әни. Сиңа аяз күк йөзе, ак бәхетләр, нык сәламәтлек, озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Ходай сине саулыктан аермасын. Нурлы йөзеңнән ягымлы елмаю югалмасын. Хыял-өметләрең аклансын, уй-теләкләрең кабул булсын, һәр яңа көн бары тик сөенечле хәбәрләр генә алып килсен. Әтиебез белән бер-берегезгә терәк, ышаныч булып, балаларыгыз, оныкларыгызга сөенеп, тормышның барлык рәхәтлекләрен күреп, муллыкта, бергә-бергә күңелле итеп яшәргә насыйп булсын. Юбилеең котлы булсын, кадерле кешебез!
Котлы булсын туган көнең, 
Күңелеңдә өмет сүнмәсен. 
Бәхетле бул! Синең бәхетеңә 
Беркайчан да күзләр тимәсен. 
Шат елмайган нурлы йөзеңдә 
Өмет чаткылары сүнмәсен. 
Сәламәтлек, озын гомер язсын, 
Гел көләч һәм яшь бул хәзергечә! 
Күңелең синең күтәренке булсын, 
Сөенеп һәм сөендереп мең-мең яшә! 
Иң изге етләкләр белән баларың Николай-Ольга, Александр, Кристина, оныгың Илья, тормыш иптәшең Валерий. Безнең теләкләргә әти-әниләр, барлык туганнар да кушыла

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев