Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Сарсаз-Баграж авылында яшәүче кадерле улым, туганыбыз Павел Николаевич Минеевны чын күңелебездән матур юбилее белән котлыйбыз.

17 июня 2022, 08:10

1283

0

4

Сарсаз-Баграж авылында яшәүче кадерле улым, туганыбыз Павел Николаевич Минеевны чын күңелебездән матур юбилее белән котлыйбыз.

Тормыштагы шатлык-борчуларны уртаклашып яшәрлек, һәрвакыт таяныч булырдай, төпле киңәшләрен бирүче, хәлләребезне белешеп торучы киң күңелле, мәрхәмәтле, ачык йөзле син. Янәшәбездә синең кебек якын кешебез  булу белән без бәхетле. Киленем, җиңгәбез Галина белән балаларыгыз, оныкларыгызга сөенеп, тормыш юлында  тырыш, матур итеп гомер кичерәсез. Без – туганнарыгызга  һәрчак ишегегез ачык, йөзегез якты.  Без синең һәрвакыт сау-сәламәт булуыңны, бүгенге тигез тормышыгызның аумас терәге булып яшәвеңне телибез. Күңелең һәрчак тыныч, эшләрең гел уң булсын, йортыгызда нур балкып, шатлык-куаныч белән тулып торсын. Тигез, пар канатлы тормышта балаларыгыз, оныкларыгызны төп нигездә җыеп, туганнарның җан җылысын тоеп, бергә-бергә  озын-озак яшәргә насыйп булсын.
Бүгенгедәй гел елмаеп яшә,
Күзләреңдә нурлар сүнмәсен.
Тормышыңда бәхет юлдаш булсын,
Авырлыклар һич тә килмәсен!
Сагыш белмә, борчу хисләр синнән
Ерак йөрсен, якын килмәсен. 
Тормышыңны гел шатлыклар,
Ак бәхетләр генә бизәсен.
Сине яратып, хөрмәт итеп әниең, 
энең Иван-Татьяна, сеңлең Галина-Анатолий, 
җиңгәң Светлана гаиләләре.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев