Сарсаз-Баграж авылында яшәүче кодагыебыз Нина Васильевна Солдаеваны 65 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.
Кадерле кодагыебыз, син киң күңелле, кешелекле, олы җанлы кеше. Тормышның һәр көнен мәгънәле итеп, яратып, хезмәт белән кичерәсең. Тормышыгыз бөтен, мул. Шушы рәхәтне булдырган кулларың сызлауны, тынгысыз җаның ару-талуны белмәсен. Саулыкка төренеп яшәргә, бәрәкәттә, муллыкта яшәргә насыйп булсын. Сиңа корычтай нык сәламәтлек, йортыгызга иминлек, күңел тынычлыгы, гомернең озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкның иң олысын телибез. Киләчәктә дә кодабыз Алексей белән бер-берегезгә терәк, ышаныч булып, балаларыгызның, оныкларыгызга сөенеп, аларның кадер-хөрмәтен тоеп, игелекләрен күреп яшәргә язсын. Һәр туар таң исәнлек-саулык, гаилә бәхете, искәрмәс бәхет-шатлык, куанычлар гына алып килсен сезгә.
Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,
Ягымлы, шат булсын күңелең.
Озын гомер, бәхет-шатлык белән
Бер кайгысыз үтсен гомерең.
Кан-кардәшләр булмасак та,
Без, барыбер, туганнар!
Балаларыбыз кавышып,
Гомергә пар булганнар!
Бүген синең, кодагый, туган көнең,
Телибез бәхет-шатлык!
Күңел күгең якты булсын,
Тәннән китмәсен саулык!
Иң изге теләкләр белән кодаң Юрий, кодагыең Антонида, карт кодагыең Елена
Нет комментариев