Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Сарсаз-Баграж авылында яшәүче Лидия Андреевна Мартемьянованың 12 майда туган көне.

10 мая 2018, 15:19

1306

0

0

Сарсаз-Баграж авылында яшәүче Лидия Андреевна Мартемьянованың           12 майда туган көне.

Кадерле кызым, сеңлебез, бертуганыбыз, сине чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Син булдыклы, тынгысыз җан, һәрвакыт шат күңелле, уңган-булган, тыйнак. Булганына шөкер итеп, һәр туган көнгә сөенеп яши беләсең. Сабыр да, киң күңелле дә, дус-туганга ярдәмчел дә син. Тормыш иптәшең Иван белән өч бала үстереп,  тормыш юлында  тигез, матур итеп гомер кичерәсез. Без – туганнарыгызга  һәрчак ишегегез ачык, йөзегез якты. Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, шатлык-куанычларга бай көннәр, балаларыңның күңел жылысын тоеп, бары игелекләрен күреп, Иван  белән тигез, бәхетле гомер кичерүеңне телибез. Тормышыгыз мул, шатлык-куанычларга бай булсын. Синең йөзеңдә бәхет чаткылары сүнмәсен,  туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы булсын.
Тәнеңә Ходай сәламәтлек бирсен,
Бәхет, шатлык озата барсыннар.
Язмышлар да сиңа гел яхшылык,
Гел уңышлар гына язсыннар.
Гомер юлың озын-озак булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен.
Гомерләрең бәхет белән үтсен,
Авырлыклар бер дә килмәсен.
Бүгенгедәй матур, көләч булып,
Нык-нык басып җирдә яшә син.
Озак еллар сау-сәламәт булып,
Яшен булып күкрәп яшьнә син!
Иң изге теләкләр белән әниең, туганнарың Алексей-Венера, Татьяна-Олег, Мария-Юрий, Олег-Алсу һәм аларның балалары.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев