Сарсаз-Баграж авылында яшәүче әниебез, әбиебез Елена Федоровна РАСТОРГУЕВА бу көннәрдә гомер бәйрәмен – 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Әниебез әтиебез Михаил белән без – биш балага гомер бирделәр. Кызганыч, әтиебез бу якты дөньядан иртә китте. Әниебез яшьли тол калып, михнәтне күп күрсә дә, безне җан җылысын биреп, яратып тәрбияләп үстерде. Башкалар парлы булып йөргәндә, тормыш йөген иңнәрендә ялгызы гына күтәрде ул. Әмма беркайчан да зарланмады, балалары кешедән ким-хур булмасын өчен барысын да эшләде. Безне җил-яңгыр тидермичә үстереп, үз юлыбызны сайларга ярдәм иткәнең өчен рәхмәт сиңа, әниебез!
Әниебез, әбиебез, сине чын күңелдән матур юбилеең белән котлыйбыз. Гомер юлыбызда таянычыбыз да, ышанычыбыз да, яклаучыбыз да син. Гомерең буе дөньялар түгәрәк, тормышлар мөбарәк булсын дип, балаларың өчен җан атып яшисең. Киләчәктә дә өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, балаларың, оныкларыңның игелеген күреп, сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп, озын-озак яшәргә язсын иде! Көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен.
Ходай сиңа сәламәтлек бирсен,
Син булганда өебез нур чәчә.
Киңәшчебез, терәгебез булып,
Яшә, әни, яшә йөзгәчә!
Рәхмәт сиңа, әни, барысы өчен,
Бәхет, шатлык белән гомер ит.
Чәчкәләргә кояш ничек кирәк –
Син дә безгә шулай кирәк бит!
Иң изге теләкләр белән балаларың Николай-Валентина, Татьяна-Иван, Галина-Иван, Людмила-Азат, Светлана-Ильнур, оныкларың Елена-Ильмир, Анфиса, Надя, Алина, Алена, Диләрә, Булат, Алина, Данис, Данияр, Ильвина, оныкчыгың Тагир.
Нет комментариев