Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Сарсаз-Баграж авылында яшәүче Нина Ильинична Зверевага 17 июньдә 55 яшь тулды.

18 июня 2020, 13:08

432

0

2

Сарсаз-Баграж авылында яшәүче Нина Ильинична Зверевага 17 июньдә 55 яшь тулды.

Кадерле туганыбыз, кызым, сине чын күңелдән матур юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме – алдагы гомер елларында тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, кайгы-хәсрәтсез үтәргә язсын. Син – тормыш сөючән, тырыш кеше, җиңең һәрвакыт сызганулы. Синең күңелеңнән игелек, нур, миһербанлылык бөркелеп тора..  Йортыгыздан бәрәкәт, җылылык беркайчан да китмәсен. Тормыш иптәшең, җизнәбез Василий белән балаларыгыз, оныкларыгызның  игелеген күреп, сәламәт булып, пар канатларыгыз каерылмыйча, бәхетле, тигез тормышта яшәргә язсын. Тормышыгыз матур, өстәлләрегез һәрвакыт тулы һәм түгәрәк булсын. Гомерең борчуларсыз, имин узсын, һәр иртәдә көтелмәгән шатлык килсен, туганнарың, якынарыңның ихтирамын тоеп яшәргә язсын.  

Котлы булсын туган көнең,
Күңелеңдә өмет сүнмәсен.
Бәхетле бул! Синең бәхетеңә
Беркайчан да күзләр тимәсен.
Шат елмайган нурлы йөзеңнән,
Өмет чаткылары сүнмәсен.
Бәхет теләп һәркөн таңнар атсын,
Кояш көлсен күңел күгеңдә.
Теләкләрнең иң-иң изгеләрен
Без телибез туган көнеңдә.

Иң изге теләкләр белән бертуганнарың Николай, Михаил, Лидия, Геннадий гаиләләре. Безнең теләкләргә әниебез дә кушыла.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев