Сарсаз-Баграж авылында яшәүче Нина Ильинична Звереваны 55 яшьлек юбилее белән чын күңелебездән котлыйбыз.
Кадерле җиңгәбез, киленем, гомер бәйрәмең уңаеннан сиңа ихлас йөрәктән чыккан теләкләрне бүләк итәбез. Ярдәмчел, сабыр, киң күңелле кеше син. Дәдәбез, улым Василий белән тормыш юлында да матур, тырышып гомер кичерәсез. Гаиләгезнең уңган хуҗабикәсе, яхшы тормыш иптәше, үрнәк әни, туганнарга һәрчак җылы мөнәсәбәт күрсәтүче олы җанлы кеше син. Алга таба да тормыш мәшәкатьләрен җиңә барып, сынмыйча-сыгылмыйча, Ходай биргән һәр көнгә куанып яшәвеңне телибез. Исән-сау булып, балаларыгыз, оныкларыгыз белән йортыгыз тулып, гөрләп торсын иде. Тормышыгыз мул, шатлык-куанычларга бай булсын. Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, балаларың, оныкларыңның күңел жылысын тоеп, бары игелекләрен күреп, тигез бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез.
Бу юбилей әле тагын бер баскыч,
Биеклеккә барган юлларда.
Сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар
Юлдаш булсын бик күп елларга.
Телибез без сиңа олы бәхет,
Сөенечләрнең иң татлысын,
Сәламәтлекнең иң ныклысын,
Тормышның мул, тулы, затлысын!
Иң изге теләкләр белән туганнарың Николай-Римма Зверевлар, Николай-Ольга Тихоновлар гаиләләре. Безнең теләкләргә әниебез дә кушыла.
Нет комментариев