Сарсаз-Баграж авылында яшәүче Нина Ивановна Журавлевага 14 гыйнварда 60 яшь тула.

Сарсаз-Баграж авылында яшәүче Нина Ивановна Журавлевага 14 гыйнварда 60 яшь тула.
Кадерле әниебез, әбиебез, сине ихлас күңелдән матур юбилеең белән котлыйбыз. Бу дөньяда безнең өчен син иң күркәм, керсез күңелле, гадел, сабыр кеше. Җирдә аклык чәчеп яшәвеңә куанабыз. Үз гомереңдә тормышның ачысын-төчесен күп татырга туры килде сиңа. Киләчәктә дә тормыш мәшәкатьләрен җиңә барып, сынмыйча-сыгылмыйча, Ходай биргән һәр көнгә куанып, балаларыңның, оныкларыңның игелеген генә күреп яшәвеңне телибез. Сиңа исәнлек-саулык, озын гомер, бәхет, шатлык-куанычлар гына юлдаш булсын. Таңнарның – алсуы, тормышның матуры, нурлысы, шатлыклы, куанычлысы әле алда булсын.
Тормышыбыз матур һәм түгәрәк,
Көннәр якты, нурлы син барда.
Безнең өчен синнән кадерлерәк
Беркем дә юк дөньяда!
Без телибез сиңа бәхет-шатлык,
Һәрвакытта бул үз көчеңдә.
Сине шулай исән-имин күрү –
Бәхет бит ул барыбыз өчен дә.
Еллар үтә торсын, сулар аксын,
Шатлык белән килсен яңасы.
Без телибез алда гомерләрнең
Бәрәкәтле, якты, нурлысын.
Иң изге теләкләр белән улың, кызың-киявең, оныкларың. Безнең теләкләргә барлык туганнар, кода-кодагыйларың да кушыла.
Нет комментариев