Сарсаз-Баграж авылында яшәүче Радий Александрович Харитоновка 11 октябрьдә 60 яшь тула.
Кояш кебек балкып торучы, һәркемгә якты нур, җылылык өләшүче, ярдәм кирәк булганда булышырга әзер торучы, төпле киңәшләрен бирүче, хәлләребезне белешеп торучы киң күңелле, мәрхәмәтле, ачык йөзле кадерле туганыбызны, тормыш иптәшем, әтиебезне матур юбилее белән котлап, иң матур теләкләребезне җиткерәсе килә. Янәшәбездә син булу белән без бәхетле. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, тормыш юлдашың Светлана белән тигез бәрәкәтле тормыш телибез. Кызларыгызның җан җылысын тоеп, аларның бәхетләренә сөенеп, дистәләргә дистәләрне кушып, күңел матурлыгыңны югалтмыйча, шатлыкларга төренеп гомер итәргә насыйп булсын, дибез. Бүгенге бәйрәмең бары тик шатлык-куанычлар гына китерсен. Гомереңнең һәр көнен сәламәтлек, җан тынычлыгы белән каршыла. Гаиләңнең, балаларыңның, якыннарыңның, укучыларыңның ихтирамын тоеп яшә.
60 яшь - ул күп тә, аз да,
60 яшь - ул олы юл.
Төрлесе булгандыр юлда,
Юллар җиңел булмый ул.
Авыр чакта бирешмәдең,
Сынмадың, сыгылмадың.
Тормышның давылларында
Аумадың, егылмадың.
Биргәненә шөкер итеп,
Яшисең риза булып.
Килсен алдагы елларың
Шатлык, бәхеткә тулып.
Еллар үтә торсын, сулар аксын,
Шатлык белән килсен яңасы.
Без телибез алда гомерләрнең
Бәрәкәтле, якты, нурлысын.
Иң изге теләкләр белән сеңлең Роза-киявең
Геннадий. Безнең теләкләргә тормыш иптәшең Светлана, кызларың Роза, Ольга да кушыла.
Нет комментариев