Сарсаз-Баграж авылында яшәүче Татьяна Николаевна Петрованы 60 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.
Газиз кешебез, син безнең өчен дөньядагы иң гүзәл, иң изге, иң кадерле кеше, өебезнең нуры, тормышыбызның яме, яшәү шатлыгы. Син тырышлыгың белән башкаларга үрнәк, гадел, мәрхәмәтле, ярдәмчел туган, уңган хуҗабикә, яраткан тормыш иптәше, сөекле әни. Сиңа аяз күк йөзе, ак бәхетләр, нык сәламәтлек, озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Ходай сине саулыктан аермасын. Нурлы йөзеңнән ягымлы елмаю югалмасын. Хыял-өметләрең аклансын, уй-теләкләрең кабул булсын, һәр яңа көн бары тик сөенечле хәбәрләр генә алып килсен. Әтиебез белән бер-берегезгә терәк, ышаныч булып, балаларыгыз, оныкларыгызга сөенеп, тормышның барлык рәхәтлекләрен күреп, муллыкта, бергә-бергә күңелле итеп яшәргә насыйп булсын.
Котлап сине туган көнең белән,
Ниләр теләсәк тә аз сыман.
Гомерең озын булсын, шатлык белән
Гөрләп яшә матур җәй сыман.
Бәйрәмеңдә иңнәреңнән кочып
Килә сине тәбрик итәсе.
Килә сиңа бәхет кенә теләп,
Матур сүзләр генә әйтәсе.
Бу юбилей әле тагын бер баскыч,
Биеклеккә барган юлларда.
Сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар
Юлдаш булсын бик күп елларга.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Валентин, улың-киленең, кызларың-кияүләрең, оныкларың. Бу теләкләргә барлык туганнар да кушыла.
Нет комментариев