Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Сарсаз-Баграж авылында яшәүче Валентин Михайлович Петровның 3 гыйнварда матур бәйрәме – 60 яшьлек юбилее.

28 декабря 2018, 09:42

1103

0

0

Кадерлебез, сине шушы матур бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз. Гаиләбезнең төпле хуҗасы, әниебезгә яхшы тормыш иптәше, без – балаларың өчен һәрчак җан атып яшәүче изге күңелле кеше син. Синең кебек миһербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәк. Син һәрвакыт тормыш барсын дип тырышасың, моның өчен бар көчеңне куясың. Син кешеләргә бары яхшылык кына телисең. Күңелең чиста, керсез. Бүген дә әниебез белән безнең өчен, гаиләләребез, балаларыбыз өчен бар тырышлыгыгызны куеп яшисез. Барысы өчен дә рәхмәт сиңа! Киләчәктә дә әниебез белән пар канатлар булып, тигезлектә, балаларыгыз,  оныкларыгызның игелеген күреп, бергә-бергә гөрләшеп озын-озак яшәвегезне телибез. Барыр юлларың озын, көннәрең имин булсын, җан тынычлыгы белән, сәламәтлектә  гомер итәргә насыйп булсын.
60 яшь ул - күп тә, аз да,
60 яшь ул — олы юл.
Төрлесе булгандыр юлда,
Юллар җиңел булмый ул.   
Авыр чакта бирешмәдең,
Сынмадың, сыгылмадың.
Тормышның давылларында
Аумадың, егылмадың.
Нык кеше син, борчуда да
Сынмыйсың, сыгылмыйсың.
Язмыш сынаган чакларда
Абынып егылмыйсың.
Биргәненә шөкер итеп
Яшисең риза булып.
Килсен алдагы елларың
Шатлык, бәхеткә тулып.
Син бар чакта  безгә рәхәт,
Балкып тора өй эче.
Тормышны сөеп яшәргә
Сүнмәсен әле көчең.
Еллар үтә торсын, сулар аксын,
Шатлык белән килсен яңасы.
Без телибез алда гомерләрнең
Бәрәкәтле, якты, нурлысын.
Иң изге теләкләр белән балаларың, киленең, кияүләрең, 7 оныгың.
Бу теләкләргә әниебез дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев