Сарсаз-Баграж авылында яшәүче Валерий Николаевич Утягановны чын күңелебездән олы бәйрәме – 55 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.
Сарсаз-Баграж авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз Валерий Николаевич Утягановны чын күңелебездән олы бәйрәме – 55 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.
Кадерле кешебез! Гомер бәйрәмең көнендә сиңа иң изге, иң якты, иң матур теләкләребезне юллыйбыз. Син гаилә нигезебезнең тоткасы да, яклаучыбыз да, сак-лаучыбыз да. Синең җылы канатыңа сыенып яшәвебез белән без чиксез бәхетле. Әниебез белән өч бала тәрбияләп үстереп, белем бирдегез, олы тормышка аяк бастырдыгыз. Киләчәктә дә йортыбызга җылы нур бирүчебез булып, өмет-ышанычыбызны аклаучыбыз булып яшә. Балалар-оныклар тавышыннан гөрләп торган нигезебезнең учагы һәрчак җылы, нурлы һәм кунакчыл булсын. Әниебез белән пар канатлы, тигез булып, саулыкта, муллыкта гомер кичерергә, балалар бәхетенә төренеп яшәргә язсын.
Бүгенгедәй гел елмаеп яшә,
Күзләреңдә нурлар сүнмәсен.
Тормышыңда бәхет юлдаш булсын,
Авырлыклар һич тә килмәсен!
Сагыш белмә, борчу хисләр синнән
Ерак йөрсен, якын килмәсен.
Тормышыңны гел шатлыклар,
Ак бәхетләр генә бизәсен.
Син булганга тормышыбыз матур,
Син бит безгә олы бер терәк.
Җирдә кояш кирәк булган кебек,
Син дә безгә шулай бик кирәк.
Иң изге теләкләр белән балаларың Николай-Ольга, Александр, Кристина, оныкчыкларың Илюша, Ева. Безнең теләкләргә әниебез дә кушыла.
Нет комментариев