Сарсаз-Баграж авылында яшәүче Зоя Михайловна Абдуловага 12 декабрьдә 90 яшь тула.

Сарсаз-Баграж авылында яшәүче кадерле әниебез, әбиебез Зоя Михайловна Абдуловага 12 декабрьдә 90 яшь тула.
Әниебез - сугыш чоры баласы, күпне күргән, күпне кичергән кеше. Әтиебез белән бар гомерләрен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышладылар. Гомер юлында төрле авыр минутлар булгандыр, тик әниебез аның берсен дә безгә сиздермәде, беркайчан да зарлану-уфтануны белмәде. Һәрвакыттагыча төпле киңәшче, зирәк сердәшче булып кала бирде.
Кадерле әниебез, әбиебез, сине чын күңелдән олы юбилеең белән котлап, иң изге теләкләребезне җиткерәбез. Рәхмәт безне сөеп-назлап үстердең, кеше иттең. Хәерле, бәрәкәтле гомер, ныклы сәламәтлек, балаларың, оныкларыңның күңел җылысын, хөрмәтен тоеп, игелекләрен, куанычларын күреп яшәргә насыйп булсын.
Синең тормыш юлың матур тарих,
Күпләр өчен үрнәк булырлык.
"Рәхмәт!" – дибез, сиңа чын йөрәктән,
Синең гомер - безнең горурлык.
Без телибез сиңа бәхет-шатлык,
Һәрвакытта бул үз көчеңдә.
Сине шулай исән-имин күрү –
Бәхет бит ул безнең барыбыз өчен дә.
Иң изге теләкләр белән балаларың, кияүләрең, онык-оныкчыкларың.
Нет комментариев