Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Сарсаз-Баграж мәктәбе укытучысы Ләйсән Николаевна Данилинага 18 мартта 50 яшь тула.

18 марта 2022, 08:13

1021

0

0

Сарсаз-Баграж мәктәбе укытучысы Ләйсән Николаевна Данилинага 18 мартта 50 яшь тула.

Сарсаз-Баграж мәктәбе укытучысы Ләйсән Николаевна Данилинага 18 мартта 50 яшь тула.
Хөрмәтле Ләйсән Николаевна, Сезне чын күңелебездән күркәм юбилеегыз белән котлыйбыз. Сез озак еллар мәктәбебездә укучыларга төгәл фәннән - математикадан белем һәм тәрбия бирәсез, укыту эшләре буенча директор урынбасары булып эшлисез. Бөтен көчегезне, белемегезне, тырышлыгыгызны авыр, әмма игелекле хезмәткә – балалар укытуга багышладыгыз. Балалар күңелен аңлап, һәрберсенә якын килеп эшли беләсез. Сез һәрчак ачык күңелле, тынгысыз йөрәкле, сабыр холыклы. Гади, кешелекле, ярдәмчел булганыгыз өчен балалар да ярата, коллектив та хөрмәт итә үзегезне.
Сез уңган хуҗабикә, кадерле әни, тормыш иптәшегезгә тугры тормыш юлдашы, таяныч. Алга таба да гомер юлыгыз сикәлтәсез булсын. Балаларыгызның игелеген күреп, җан тынычлыгы белән яшәргә язсын. Сәламәт булыгыз, пар канатларыгыз каерылмасын, бәхетле булыгыз. Туачак таңнарыгыз һәрвакыт аяз булсын, зәңгәр күкләр күңелегезне яктыртып торсын.
Гомер юлыгыз сокланырлык,
Үрнәк булып, матур яшисез.
Тырыш, сабыр, кыю, тәвәккәл,
Олы җанлы изге кеше Сез.
Үзгәрмәгез, гомер буе шулай
Яшь күңелле булып калыгыз.
Бәхет, саулык юлдаш булсын Сезгә,
Борчу белмәс шулчак җаныгыз.
Зур хөрмәт белән мәктәп коллективы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев