Сарсаз-Баграж мәктәбе укытучысы Радий Александрович Харитоновны 60 яшьлек юбилее белән ихластан котлыйбыз.
Хөрмәтле Радий Александрович! Гомер бәйрәмегез уңаеннан Сезгә иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Сезнең гомер намуслы хезмәттә үтә. Мәктәбебезгә килгән көнегездән бирле сайлаган кыйблагызга, һөнәрегезгә тугры булып хезмәт куясыз. Балалар белән уртак тел табып эшлисез. Үз һөнәрегезне яратып, намус белән башкарасыз, балаларны ихлас яратасыз, шуңа күрә укучыларыгыз арасында да ихтирам яуладыгыз, коллективта, авылда да абруегыз зурдан. Сездәйләр турында чын тәрбияче, диләр һәм бу хак сүзләр. Көчле рухлы, эшкә батыр, тәвәккәл кеше Сез.
Сезгә сәламәтлек, рух ныклыгы, күңел тынычлыгы телибез. Кызларыгызның игелеген күреп, тормыш иптәшегез Светлана белән бары куанычлардан гына торган имин тормыш кичерергә язсын Сезгә. Туган көнегез котлы, мөбарәк булсын. Һәр яңа таң бары сөенечле хәбәрләр белән генә тусын.
Тормышыгыз һәрчак балкып торсын,
Ягымлы, шат булсын күңелегез.
Озын гомер, бәхет-шатлык белән,
Бер кайгысыз үтсен гомерегез.
Хөрмәт белән хезмәттәшләрегез.
Нет комментариев