Сарсаз-Баграж мәктәбе укытучысы Татьяна Порфирьевна Короновага 4 октябрьдә 50 яшь тулды.
өрмәтле Татьяна Порфирьевна, Сезне чын күңелебездән матур юбилеегыз белән котлыйбыз. Сез – коллективыбызның хөрмәтле кешесе. Төгәллек, гаделлек, сабырлык, җаваплылык сорый торган укытучы хезмәтен бөтен күңелегезне, йөрәк җылыгызны биреп башкарасыз. Гомерегез буе балаларга белем бирәсез, укучыларга химия, биология фәннәре серләрен төшендерәсез. Укучыларыгыз белән уртак тел табып, булсын дип эшлисез. Сез – сабыр холык-лы, киң күңелле, тырыш һәм намуслы, һәрбер эшне җиренә җиткереп, үтә дә төгәллек белән башкаручы укытучы. Балаларыгызга да матур тәрбия бирдегез. Ике улыгыз да спорт юлын сайлады. Петр белән Максим - бүгенге көндә чаңгы узышлары буенча спорт осталары. Алдагы көннәрдә аларның шатлык-куанычларын бүлешеп, исән-сау булып, иминлектә яшәргә язсын. Шатлык тулы якты көннәр сезгә гел юлдаш булсын, бүгенге матур мизгелләр гел кабатланып торсын. Киләчәгегез матур булсын, күңел күгегездә кара болытлар йөрмәсен, һәрвакыт сөенеп яшәргә язсын. Тормыш иптәшегез, балаларыгыз белән гөрләшеп, муллыкта, җан рәхәтендә, сәламәт булып, һәр аткан таңга сөенеп, тигезлектә-муллыкта яшәргә язсын. Юбилеегыз белән сезне!
Бик сабыр Сез, кешелекле,
Тыйнак һәм итагатьле.
Гомерегез үтсен шатлык белән,
Булсагыз иде чиксез бәхетле.
Юллар кебек озын гомер Сезгә,
Кайгы җиле бер дә тимәсен!
Заман кыраулары читләп үтсен,
Яшәү дәрте һич тә сүнмәсен!
Сезнең гомер ямьле җәйгә охшаш:
Күңел җылысын бүләк итәсез.
Бары бәхет, сөенечләр генә
Алып килсен һәрбер иртәгез.
Хөрмәт белән хезмәттәшләрегез -
мәктәп коллективы.
Нет комментариев