Сарсаз-Баграж мәктәбе укытучысы Валентина Валериановна Тазированы чын күңелебездән күркәм юбилее белән котлыйбыз.
Хөрмәтле Валентина Валериановна! Бар кешене дә шатландырып ел да туган көннәр килеп тора. Ә бүгенгесе бигрәк тә куанычлы - хезмәт баскычының югарысына менгәне, уңышларга куана торганы. Сез ничәмә-ничә еллар мәгариф өлкәсендә гадел, намуслы эш башкарасыз. Мәктәбебездә озак еллар эшләү дәверендә хезмәттәшләрегез арасында тирән ихтирам һәм хөрмәт казандыгыз. Балалар өчен дә Сез таләпчән укытучы гына түгел, алар күңелен якыннан аңлаучы тугры дус та.
Гаиләгез дә матур, йортыгыз кунакчыл. Күзләрне иркәләгән бу соклангыч тормыш юлы артында күпме акыл зирәклеге, кул тырышлыгы, сабырлык, уңганлык ята. Киләчәктә дә сау-сәламәт булып, бәрәкәттә, муллыкта гомер итәргә язсын. Йөзегездә бәхет чаткылары сүнмәсен, уй-хыялларыгыз матур, туар таңнарыгыз тыныч булсын. Тормыш иптәшегез, балалар һәм оныкларыгыз бәхетенә төренеп яшәргә язсын Сезгә.
Котлы булсын бәйрәмегез,
Тыныч булсын күңелегез,
Шатлык-сөенечләр белән
Тулы булсын гомерегез!
Бу юбилей әле тик бер баскыч
Биеклеккә барган юлларда.
Сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар
Юлдаш булсын бик күп елларга!
Хөрмәт белән хезмәттәшләрегез.
Нет комментариев