Сарсаз-Багражда туып үскән, бүген дә шунда гомер итүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз Павел Николаевич Минеевны 60 яшьлек күркәм юбилее белән котлыйбыз.

Гаиләбезне, балаларны җил-яңгырдан саклау-чы, ныклы терәк була белүче әти, ышанычлы тормыш юлдашы син. Эш сөючән, тырыш, гадел булуың һәрберебезгә өлге. Җан җылың белән йөрәгебезне җылытып, безнең өчен ут йотып яшисең. Син – нигезебезнең тоткасы, өебезнең яме. Синең җылы канатыңа сыенып яшәвебез белән без чиксез бәхетле. Бүген гомереңнең иң матур чоры. Киләчәктә дә исәнлектә-саулыкта, тигезлектә, бер-беребезгә ышанычлы терәк-таяныч булып гомер кичерсәк иде. Көннәребез бүгенгедәй матур, бәрәкәтле, нигезебезнең учагы һәрчак җылы, нурлы һәм кунакчыл булсын. Саулыкта, муллыкта гомер кичерергә, балалар, оныклар бәхетенә төренеп тагын озак еллар яшәргә язсын.
Бу юбилей әле тагын бер баскыч,
Биеклеккә барган юлларда.
Сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар
Юлдаш булсын бик күп елларга.
Үткәннәргә үкенмәслек итеп
Яшәгәнсең – күпләр соклана.
Муллык, бәхет юлдаш булсын һәрчак
Яшәгәндә якты дөньяда.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Галина, балаларың Альбина-Азат, Евгений-Светлана, оныкларың Эмиль, Ясминә, Данил, Диана.
Шулай ук 18 июньдә кызыбыз Альбинаның да туган көне. Кызыбыз, сиңа күтәренке күңел, гаилә бәхете, тигезлек, бәрәкәтле озын гомер телибез. Тормышыгыз бүгенгедәй матур булсын. Таңнарның – алсуы, тормышның матуры, нурлысы, шатлыклы, куанычлысы әле алда булсын.
Нет комментариев