Сөекле әниебез Дамира Шаһабиеваны кадерле затларыбыз – Аналар көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез!
Әниебез, бу тормышта синең җилкәңә төшкән йөкнең никадәр саллы, никадәр җаваплы икәнен үз балаларыбызга карап яши-яши төшенә барабыз. Кадерлебез, алгы көннәрдә сиңа сәламәтлекнең ныгын, күңелеңнең һәрчак көр булуын телибез, әтиебез белән шулай гөрләшеп, озын-озак гомер итсәгез иде. Син без - балаларыңа әни кадерен ничек белергә, олыгайган көндә аны ничек тәрбия кылырга икәнен үз үрнәгеңдә, үз әниеңне күз карасыдай тәрбияләп күрсәтә алдың. Рәхмәт сиңа, әнкәебез, барысы өчен дә!
Изге теләкләр белән кызларың Лилия, Гөлнара.
Нет комментариев