Пусташит авылында яшәүче Сергей Федорович Черновка 11 ноябрьдә 50 яшь тула.
Кадерле кешебез 25 елдан артык гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлады, Түбән Биш мәктәбендә 18 ел җитәкчелек итте. Үз эшенең остасы ул, көчле педагог, куелган максатына ирешә торганнардан. Ул безнең өчен ныклы терәк, ышанычлы, төпле, белемле, шул вакытта бик гади һәм шаян гаилә башлыгы. Гаиләдә яраткан тормыш иптәше, газиз әти ул. Без аның янәшәсендә, меңъяшәр имәннәргә ышыклангандай, имин, тыныч гомер кичерәбез.
Кадерле тормыш иптәшем, әтием, сине чын күңелдән матур юбилеең белән котлыйбыз. Без синең һәрвакыт көр күңелле, сәламәт һәм бәхетле булуыңны телибез. Ходай исәнлек-саулык, озын гомер бирсен сиңа. Җан тынычлыгы белән, якыннарың янында озак еллар гомер итәргә насыйп булсын. Бәхетең түгәрәк, саулыгың нык-лы, гомер юлың бәрәкәтле булсын иде. Әле тагын күп еллар, безне сөендереп, шатланып, рәхәтлектә, муллыкта яшәвеңне телибез.
Бүгенгедәй гел елмаеп яшә,
Күзләреңдә нурлар сүнмәсен.
Тормышыңда бәхет юлдаш булсын,
Авырлыклар һич тә килмәсен!
Гаиләбез ныклы булсын өчен
Синең җылы, синең наз кирәк.
Синдә генә, бары синдә генә
Барысын сыйдыручы зур йөрәк.
Гомерләрең озын булсын синең,
Бәхетләрең булсын гомерле.
Белеп яшә: безнең өчен җирдә
Син иң изге һәм иң кадерле.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Мария һәм улың Александр. Бу теләкләргә барлык туганнар да кушыла.
Нет комментариев